«Ана йөрәге» аралашу сәгате (18+)

22 ноябрЬ көнне Әниләр көне бәйрәме алдыннан 3 нче санлы китапханәдә җирле иҗтимагый үзидарә белән берлектә  «Ана йөрәге» дигән аралашу сәгате үткәрелде.
Әниләр көне – бик күркәм дулкынландыргыч бәйрәм, ул безгә һәрберебезнең тормышында иң төп кеше – әни булуын искә төшерә. Нәкъ менә әни яңа тормышка башлангыч бирә. Әни яхшылык, наз һәм кайгырту белән чолгап ала. Әни нәниләрне дөрес юлны күрсәтеп һәм бәла-казалардан саклап үсеш дигән зур юл буйлап илтә.
Китапханә хезмәткәрләре катнашучыларны бәйрәмнең гореф-гадәтләре белән таныштырды, аның Россиягә каян килүе, дөньяның башка илләрендә ничек билгеләп үтелүе турында сөйләде. Чара кысаларында легендалар, мәкальләр, И. Бунин, С. Есенин, Е. Евтушенко, А. Асадов шигырьләре, иң кадерле һәм якын кеше турында дулкынландыргыч, моңлы җырлар яңгырады. 
Чарага ЗЯБ бистәсенең 14, 15 нче комплексында яшәүче биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләр чакырылды. Катнашучылар үз йолалары һәм гореф-гадәтләре белән уртаклашты, иҗади мавыгулары, балаларны тәрбияләү турында сөйләде, гаиләдә килеп чыга торган төрле тормыш хәлләре буенча фикер алышты. 
Чарага килүчеләр «Төймә», «Баланы биләүгә төр», «Күңелле лотерея» кебек кызык бәйгеләрдә катнашты.
Чарага «Минем фәрештәм – әнием» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Чара азагында кунаклар гаилә бәхете серләре белән уртаклашты һәм истәлеккә фотога төште. 

Поделиться: