«Бергә булу – бәхет» аралашу сәгате (6+)

17 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клуб әгъзалары өчен, Халыкара Гаилә көненә багышланган «Бергә булу – бәхет» дигән аралашу сәгате уздырды.
Чара барышында китапханәче балаларга гаиләнең һәрберебез өчен тормышта иң зур байлык икәнлеге турында сөйләде.  

6
(1) IMG_7111
(2)IMG_7144
(3)MG_7146
(4) IMG_7127
(5)IMG_7118

Гаилә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк ала торган, кайгырта, бары тик яхшылык һәм бәхет тели торган кешеләребез. Үз гаиләләре һәм аларның үзенчәлекле гореф-гадәтләре турындагы җанлы дискуссия барлык катнашучыларны да җәлеп итте. Балалар бик горурланып гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләде, хәзерге заман җәмгыятендә гаиләнең асылы турында уйланулары белән уртаклашты. 
Укучылар, белемнәрен күрсәтеп, «Тылсымлы ромашка» викторинасы сорауларына актив җавап бирде, анда һәр ромашка таҗында гаилә гореф-гадәтләренә, рольләргә һәм үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорау яшерелгән иде. 
Чара взагында күп балалар өйләренә яңа китаплар алып, гаилә белән җылы кичтә кызыклы укуга ышаныч белән кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: