«Тормыш зирәклеге – күңел яшьлеге»: аралашу сәгате (18+)
5
Октябрь 2022
Чәршәмбе
17 нче санлы китапханәдә чарага кунаклар – өлкән буын вәкилләре килде. Алар күңелле бәйгеләрдә катнашты, яшьлекләре чорындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләде, яшьлек җырларын искә төшерде, үз хатирәләре белән уртаклашты. Чарага килүчеләр зур кызыксыну белән китапханә тарихы турында видеоны карады. Җыр жанрында яшүсмерләрчә шаянлык белән үз сәләтләрен күрсәттеләр. Дустанә рухта үзләре эшләгән елларны, үз укучыларын искә төшерделәр. Кунаклар «Яңа әдәбият һәм вакытлы матбугат басмалары» дигән китап күргәзмәсе белән кызыксынды. |