«Минем яраткан шөгылем» аралашу сәгате (18+)

13 нче санлы китапханәдә «Танып белү сишәмбесе» программасында катнашучыларның беренче очрашуы быел бик шатлыклы һәм уңай рухта башланды. Чөнки алар яраткан шөгыльләр дөньясына кереп чумды һәм бер-берсе турында бик күп яңа нәрсәләр белде. Китапханәче яраткан шөгыльләрнең төрләре, «биш хобби» кагыйдәсе турында сөйләде. Әлеге теория буенча, бәхетле һәм ирекле тормыш өчен кешенең биш яраткан шөгыле булырга тиеш: берсе — акча эшләү өчен, икенчесе — үз-үзен формада тотар өчен, өченчесе — иҗади сәләтләрне үстерү өчен, дүртенчесе — интеллектуаль үсеш өчен һәм бишенчесе — белемнәрне киңәйтү һәм аралашу күнекмәләрен үстерү өчен. 

13 ф. 13.01.26 Час общения Мое хобби 2
13 ф. 13.01.26 Час общения Моё хобби 4
13 ф. 13.01.26 Час общения Мой хобби 5
13 ф. Час общения Мой хобби 3
13 ф. 13.01.26 час общения Моё хобби 1

Һәр катнашучының шөгыльләр дөньясы бай. Бу ыргак һәм энәләр белән төрле әйберләр (бияләй, шәл, күлмәк) бәйләү дә, күлмәкләр тегү дә, чигү дә. Бу кабатланмас хатын-кыз бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар ясау. Бу төрле формада цементтан бакча сыннары (гномнар, керпеләр, тавык һ.б.) ясау да.  Бу шулай ук спорт белән дә шөгыльләнү – скандинавия йөреше, парашюттан сикерү, фитнес. Катнашучылар алмаз мозаикадан картиналар тудыра. Шулай ук махсус хәрби операциясе зонасындагы егетләр өчен бик күп тегә һәм бәйли (йон оекбашлари, жилетлар, башлыклар, снудлар). Үз буыннарының шәҗәрә агачын төзүчеләрнең һәм 27 ел буе үз гаиләсе тарихын язучыларның, шулай ук рәсем ясаучы, китап укучы һәм кроссворд һәм судокулар чишүче катнашучыларның да шөгыльләре бик яхшы. Яраткан шөгыль кешене бәхетле итә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: