«Гаделлек – иң яхшы гадәт» аралашу сәгате (0+)

4 һәм 5 февральдә 10 нчы санлы китапханә «Изгелек баскычлары» программасы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен гаделлек һәм ихласлылык турында күзаллауларны киңәйтү өчен чара уздырды. Без аны гыйбрәтле генә түгел, ә нәни укучылар өчен кызыклы да итәргә тырыштык. 
Фикер алышу өчен геройлары алдау яки гаделлек күрсәткән әсәрләр сайлап алынды. Бу Л. Пантелеевның «Честное слово» һәм Н. Носовның «Огурцы» әсәрләре.

10ф. Час общения «Честность – самая лучшая привычка». Игра «Сердечко честности»
10ф. Час общения «Честность – самая лучшая привычка». Ну что ребята поиграем
10ф. Час общения «Честность – самая лучшая привычка». Представляем вашему вниманию
10ф. Час общения «Честность – самая лучшая привычка». Участники мероприятия
10ф. Час общения «Честность – самая лучшая привычка». Участники мероприятия.

Шуннан соң балалар «Гаделлек йөрәге» уенында катнашты, анда һәркем, тупны тотып, үзенең гадел гамәлләре турында сөйли алды. 
Чара азагында барлык катнашучылар гаделлек – ул ышаныч һәм дуслык булдыруда ярдәм итүче сыйфат дигән нәтиҗә ясады. Без әлеге дәресләрнең нәни укучыларыбыз йөрәкләрендә озак сакланыр һәм киләчәктә аларга дөрес юлны сайларга ярдәм итәр дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: