«Бергә уйнау күңелле» өстәл уеннары сәгате (6+)

3 июль көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Бергә уйнау күңелле» дигән чара уздырды. Өстәл уеннары укучыларны бер зур һәм дус компаниягә берләштерде. 

авврпаврпаврп
20240703_163111
IMG_20240702_120138
IMG_20240703_163345
IMG_20240703_163836
IMG-20240702-WA0004 – копия

Балалар «Мафия», «10 секундта җавап бир», «Мин кем?» уеннарын уйнады, ребуслар, башваткычлар чиште һ.б. Балаларның яңгыравык шатлыклы авазлары туктап тормады – беркем дә ямансулап утырмады. Чара азарт белән, мавыктыргыч үтте, барысы да китапханәдә уздырган вакыттан канәгать калды һәм тагын килергә теләк белдерде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: