«Хәтер һәм дан бәйрәме» батырлык сәгате (0+)

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы якынлашканда 14 нче санлы китапханәдә иң яшь укучылар өчен «Хәтер һәм дан бәйрәме» узды. 1945 елның 9 мае еракта кала бара, әмма без элеккечә үк халкыбызга бу җиңүнең нинди бәһагә төшүен хәтерлибез. Балаларның бу батырлык турында онытмаулары мөһим. 

14ф
5.
6.
2.
3.
1.
7.

Китапханәче укучыларга безнең сугышчыларның фронттагы геройлыгы һәм Чаллы шәһәре урамнары атамаларында исемнәре мәңгеләштерелгән сугыш геройлары: Иван Утробин, Николай Соболев, Нурми Шәрипов һәм Илдар Мәннанов турында сөйләде. Чара барышында сугыш чоры фотосурәтләре һәм хроника кадрлары белән слайдлар күрсәтелде. 
Балалар шулай ук музыкаль номерлар әзерләде һәм шигырьләр сөйләде. Бәйрәмдә сугыш чоры шигырьләре һәм җырлары яңгырады һәм «Шәфкать туташлары», «Кыю солдатлар» уеннары оештырылды. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның якты истәлеге алдында баш иде. 

#историяпобедычелны #80летпобеды #80летпобедычелны

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: