«Герой пионерлар» батырлык сәгате (12+)

20 февральдә Үзәк балалар модель китапханәсе урта һәм өлкән мәктәп яшендәге укучылар өчен «Герой пионерлар» дигән батырлык сәгате уздырды.

пионеры
IMG-20250220-WA0007
IMG-20250220-WA0009

Чара яшь пионер-геройлар истәлегенә багышланды һәм үсеп килүче буынга Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең батырлыгы һәм үз-үзләрен корбан итүләре турында искә төшерүгә юнәлдерелде. 
Китапханәче балаларга сугыш елларында аларның яшьтәшләре Марат Казей, Лёня Голиков, Галина Комлева һәм башка герой пионерларның ничек итеп батырлыклар кылуы турында сөйләде. Чарада Зина Портнова һәм Валя Котикка багышланган әсәрләрдән өзекләр, шулай ук «Журавли» җыры яңгырады.
Батырлык сәгате азагында Бөек Ватан сугышы геройларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: