«Сталинград турында ачы юллар» батырлык сәгате (12+)

5 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсе урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Сталинград турында ачы юллар» дигән батырлык сәгате уздырды.
Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышының Көнчыгыш фронтындагы иң зур бәрелешләрнең берсе – Сталинград сугышы, немец-фашист  басып алучылары җир белән тигезләгән Сталинград шәһәрен саклап көрәшкән сугышчыларның батырлыгы һәм геройлыгы турында сөйләде.

стал
IMG-20250205-WA0004
IMG-20250205-WA0007
IMG-20250205-WA0014
IMG-20250205-WA0015
Укучылар С.Алексеев, В.Богомолов, Г.Тамбовцева һ.б. күренекле язучыларның Сталинград сугышы турындагы китаплары белән танышты. Ватанны саклаучылар елына багышланган һәм «Горурланырлыгыбыз бар» Республика акциясе кысаларында үткәрелүче «Укыйбыз һәм хәтерлибез» кычкырып уку көнендә катнаштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: