«Буйсынмас Ленинград каласы» батырлык сәгате (12+)
27 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата. Бу көнне 1944 елны озын-озак 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Балаларны кечкенә кыз Таня Савичева язмышы аеруча тетрәндерде. Аның көндәлеге Бөек Ватан сугышының бер символына әйләнгән. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар А. Чаковскийның «Блокада», В. Ардаматскийның «Ленинградская зима», Д. Гранин, О. Берггольц әсәрләре белән танышып, Ленинград халкының батырлыгы һәм ныклыгы, Ладога күле аша коткаручы «тормыш юлы» төзелеше турында белде.
|