«Хәтеребезгә тугры калабыз!»: батырлык сәгате (6+)

17 май көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен батырлык сәгате уздырылды. 

23ф.Час мужества Мыэтой памяти верны (4)
23ф.Час мужества Мыэтой памяти верны (2)
23ф.Час мужества Мыэтой памяти верны (3)
23ф.Час мужества Мыэтой памяти верны

Китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышының төп бәрелешләре: Брест крепостендагы сугыш, Мәскәү һәм Сталинград сугышы, Курск сугышы, Берлин янындагы сугыш турында сөйләде. Балалар Ленинград блокадасы вакытында шәһәр халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында белде, сугыш чорының төп саннары һәм фактлары: «Герой шәһәр» исеме бирелгән калалар, сугыш ничә көн һәм төн дәвам итүе, һәм күпме гомерләрне алып китүе турында искә төшерде. 
Укучылар «Якташларым – сугыш геройлары» викторинасында катнашты һәм китап күргәзмәсе янында сугыш турында шигырьләр сөйләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: