«Батырлык һәм дан шәһәре» батырлык сәгате (18+)

27 гыйнвар – илебез тарихында әһәмиятле көн. Бу көнне 1944 елда 900 озак көн һәм төн буенча сузылган Ленинград блокадасы өзелә. 24 гыйнварда 1 нче санлы китапханә «Батырлык һәм дан шәһәре» дигән батырлык сәгате уздырды.

ноккптыпат
блокада
час мужества

Ленинград блокадасы – илебез тарихының иң фаҗигале һәм кайгылы битләренең берсе. Буыннар хәтерендә сүнмәс батырлык ул. Китапханәче слайд-презентация ярдәмендә иң канкойгыч блокада, Ленинград оборонасының тарихи әһәмияте, шул заманның фаҗигале вакыйгалары турында сөйләде. Аудиториядә О. Берггольц, А. Ахматова, Р. Рождественский һ.б.ларның шигырьләре яңгырады. «Героик Ленинград – героик кешеләр» китап күргәзмәсе-хәтере чарага ямь өстәде. Чара азагында блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: