«Изгелек йөрәкләребезне җылытсын» мәрхәмәтлелек сәгате (18+)

Декабрь башы традиция буенча Инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан 3 декабрь көнне билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу датаны бәйрәм дип атау авыр, чөнки инвалидлык шатлык өчен сәбәп түгел. 

вымпвыывм
1733415228168
1733415228172

9 декабрьдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикләнгән яшьләр өчен «Изгелек йөрәкләребезне җылытсын» дигән мәрхәмәтлелек сәгате уздырды. Чараны алып баручылар Инвалидлар көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, катнашучылар өчен мәрхәмәтлелек һәм битараф булмау турында шигырьләр укыды. Шулай ук «Яңа ел серпантины» дигән яңа ел викторинасы үткәрделәр. Балалар вакытларын файдалы итеп уздырды, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм бик күп хис-кичерешләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: