«Изгелек бүләк ит!» шәфкатьлелек сәгате (6+)

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан «Изгелек бүләк ит!» дигән шәфкатьлелек сәгате узды. Очрашуда катнашучылар әлеге күркәм көннең барлыкка килү тарихы, җәмгыятьнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата мөнәсәбәте турында белде.

авраврав
20241206_124345
20241206_125318

Балалар дуслык, теләктәшлек итү турында әңгәмә корды, «Яхшылык эшли белүче түгел, ә начарлык эшли белмәүче кеше – яхшы кеше» дигән гыйбарәне ничек аңлаулары турында сөйләде. Өйрәтүче мультфильмнар карап, әйләнә-тирәдәгеләргә яхшылык күрсәтүнең әһәмияте турында фикер алыштылар. Чара азагында балалар «мәрхәмәтлелек чәчәге»н җыйды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: