«Үз заманы герое: Михаил Юрьевич Лермонтов» әдәби ачышлар сәгате (12+)

23 сентябрьдә 11 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Үз заманы герое: Михаил Юрьевич Лермонтов» дигән әдәби ачышлар сәгате узды. Презентация һәм видеоролик ярдәмендә алып баручы балаларга М. Ю. Лермонтовның аеруча мөһим тормыш вакыйгалары һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар Лермонтовлар нәселенең килеп чыгуы, булачак язучының әнисез үсүе, аның шигырьләр яза башлавы, шагыйрь язмышы, һәм Лермонтовка дан ничек килүе турында белде.  

20250923_105210
20250923_105040

Балалар «Биографик эзләү», «Әдәби эзләнүләр», «Библиографик тикшеренү» дигән өч турдан торган әдәби уенда катнашты, ул аларга Лермонтовны шагыйрь буларак кына түгел, ә рәссам, музыкант буларак та ачарга ярдәм итте. Экраннан танылган артистлар башкаруында бөек шагыйрьнең әсәрәре, М. Ю. Лермонтов шигырьләренә язылган романслар яңгырады. Укучылар шагыйрьнең аеруча танылган картиналары белән танышты. Чарада катнашучылар аның даһи әсәрләре битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Катнашучылар үз белемнәрен тулыландыргандыр һәм бөек язучының әсәрләрен тагын бер кат укып чыгар дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: