«Хатын-кыз исемнәре: тормышны мәдәнияткә багышлыйм…»: мәдәният сәгате (12+)

10 апрель көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Хатын-кыз исемнәре: тормышны мәдәнияткә багышлыйм…» дигән мәдәният сәгате үткәрде. 

5
IMG_4197
IMG_4219
IMG_4229

Республикабыз Татарстанның мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә хатын-кызларның керткән өлеше бик зур, әмма һәр исемнең үз тарихы. Балалар гаҗәеп хатын-кыз Гөлсәбирә Мәхмүт кызы Хәкимованың язмышы турында белде, аның тормышында мәдәният аерым урын алып тора, ул үз һөнәренә тугры калган кеше. Яшь буын вәкилләре Чаллы мәдәниятенең шәһәр һәм автогигант төзелеше башланганнан алып хәзерге көнгәчә үсеш тарихы белән танышты. Алып баручы Гөлсәбирә Хәкимованең Муса Җәлил белән очрашу тарихын һәм аны фронтка озатуы турында сөйләде, нәфис һәм кечкенә генә хатын-кызның шәһәребездә сәнгать училищесы, картиналар галереясы, музей, беренче аттракционнар паркы кебек мәдәният учреждениеләре барлыкка килүдә керткән өлеше турында мәгълүмат бирде. Китапханәгә килүчеләр Чаллы мәдәниятенә үз тормышын багышланган хатын-кызның исән чагында төшерелгән видеоязмаларын карый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: