«Китап культурасында халык хәтере»: мәдәният сәгате (12+)

21 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә укучылар өчен Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Китап культурасында халык хәтере» дигән мәдәният сәгате үтте. 

фото
IMG_8771
IMG_8766
IMG_8773

Чарага «Мәдәни мирас» китап күргәзмәсе әзерләнде, анда илебез тарихы буенча мавыктыргыч китап басмалары тәкъдим ителде. Китапханәче чара кунакларына халкыбыз мәдәнияте тарихы: гореф-гадәтләре, һөнәрләре, халык фольклоры, шулай ук милли мирас, үзешчән мәдәниятнең мөһим өлеше булган халык сәнгате кәсепләре турында сөйләде. Чара азагында балалар «Бишек – халык күңеле» дигән интерактив презентация карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: