«Тукай әкиятләре хәзинәләре»: туган якны өйрәнү сәгате (6+)

26 апрель көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тукай әкиятләре хәзинәләре» дигән туган якны өйрәнү сәгате уздырды.

би
IMG-20230426-WA0055
IMG_20230426_132237

Чара барышында балалар иң ачы язмышлы бит – Габдулланың балачагы турында белде. Шагыйрьнең әкиятләре буенча әзерләнгән электрон презентация тылсымлы Тукай дөньясына кереп чумарга ярдәм итте, анда Тукайның «Су анасы», «Кызыклы шәкерт», «Шүрәле» әкиятләре геройлары белән танышты, «Фатыйма һәм сандугач, «Бала белән күбәләк» шигырьләрен укыды. Балалар Тукайның «Туган тел» җыры татар халык гимнына әйләнүе турында белде. Шулай ук шәһәребездә Тукай скверы булуы, аның шәһәрдәшләребезнең яраткан ял итү урыны булуы турында мәгълүмат алды. 
Чара азагында укучылар Габдулла Тукай әсәрләре буенча викторинада катнашты, «Бу әйбер кайсы әкияттән» уенын уйнады, пазллар җыйды һәм «Су анасы» мультфильмын карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: