«Чулман буендагы данлы кала» туган якны өйрәнү сәгате (6+)

Шәһәр көне алдыннан 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре шәһәрдәшләр өчен Гренада паркында «Чулман буендагы данлы кала» дигән туган якны өйрәнү сәгате уздырды. Чарага килүчеләр шәһәрнең тарихы, беренче йортлар, шәһәрнең республикабыздагы иң эре сәнәгать һәм мәдәни үзәкләрнең берсе булуы турында белде. 

вмавыпмвыимп
20240809_135222 (1)
20240809_140019
20240809_134431

Катнашучылар шәһәр гербында сурәтләнгән символларның нәрсә аңлатуын, шулай ук автокаланың үзләре белгән һәйкәлләре һәм сыннары, шәһәрнең символлары – «түбәтәй» бинасы һәм КАМАЗ заводы турында искә төшерде. Чаллы тарихын өйрәнеп, балалар иҗади биремнәр ярдәмендә үз белемнәрне ныгытты: викторина сорауларына җавап бирде, асфальтта КАМАЗ машиналары, шәһәребезнең күренекле урыннары һәм үзләре ял итәргә ярата торган җирләре рәсемнәрен ясады. Катнашучылар үзләренең кече ватаннары турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды, ә теләге булганнар үзләренең ял итәргә ярата торган урыннары турында сөйләде. Без үзебез яши һәм хыяллана торган яраткан калабызның казанышлары белән горурланабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: