«Татарстан башкаласы буйлап сәяхәт» туган якны өйрәнү сәгате (6+)
29
Гыйнвар 2024
Дүшәмбе
26 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә «Россия шәһәрләре: серләр, маршрутлар, тарих» программасы кысаларында балалар өчен «Татарстан башкаласы буйлап сәяхәт» дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Китапханәгә килүчеләр Республикабызның күпмилләтле башкаласының тарихы белән танышты һәм Россиянең өченче башкаласы дип саналучы каланың үткәненә, хәзергесенә һәм киләчәгенә экскурсия кылды. Күрсәтмә материаллар яшь китап сөючеләргә «Казан Кремле» тарихи-архитектура комплексы, «Казан» гаилә үзәген күреп сокланырга, китапханәченең Сөембикә манарасы турындагы легенданы сөйләвен тыңларга мөмкинлек тудырды.
|