«Интернетта үзеңне сакла» компьютер грамоталылыгы сәгате (16+)

13 февраль көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә хезмәткәрләре, Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, «Гармония» клубының физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрен интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Аеруча мошенниклар ялганына һәм фейкларга ничек ышанмаска дигән мәгълүматка игътибар бирелде. Кунаклар ялган хәбәрләрнең кайчан барлыкка килүе, аларның имеш-мимештән интернетка кадәр барып җитүе турында мәгълүмат алды. Фейкларның нинди максат белән барлыкка килүе, аларның нинди куркынычлар тудыруы, ялган хәбәрне чыныннан ничек аерырга кирәген белделәр. Тыңлаучыларга гади һәм аңлаешлы итеп ничек итеп парольне дөрес сайларга, аларны дөрес итеп сакларга, компьютерлар һәм смартфоннарны мошенниклардан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. «Ялганмы, әллә чынмы» тестын үттеләр. Чара азагында «Куркынычсыз Интернет: сезнең өчен файдалы киңәшләр» дигән белешмәлек тәкъдим ителде.

 

Поделиться: