«Бердәмлектә безнең көч» тарих сәгате (12+)

1 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Бердәмлектә безнең көч» дигән тарих сәгате узды. 
Китапханәче чарада катнашучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Туган ил азатлыгы хакына ата-бабаларыбызның күрсәткән батырлыклары һәм К. Минин һәм Д. Пожарскийның тормыш һәм эшчәнлегендә төп вакыйгалар белән таныштырды; Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү гореф-гадәтләре һәм бу көннең Россия өчен әһәмияте турында сөйләде. 

рпгпн
23ф. Час истории «В единстве наша сила» (12 ) (2)
23ф. Час истории «В единстве наша сила» (12 ) (4)
23ф. Час истории «В единстве наша сила» (12 ) (5)
23ф. Час истории «В единстве наша сила» (12 ) (6)
23ф. Час истории «В единстве наша сила» (12 ) (7)
Кечкенә әңгәмә үткәрелде, аның барышында балалар әлеге бәйрәмнең исеме нәрсә аңлата, бу бәйрәмне яңадан торгызу ихтыяҗы нилектән барлыкка килде һәм нәрсә һәм кем белән без берләшергә тиеш дигән сорауларга җавап бирде.  
Чара азагында «Безне дуслык берләштерә» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Чара «Минин һәм Пожарский» презентациясе һәм «Дуслык әләме», «Төрле төсле карусель» уеннар белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: