«Халык бердәм булганда, ил җиңелмәс» тарих сәгате (12+)

31 октябрьдә 23 нче санлы китапханәдә Халыклар бердәмлеге куөне якынлашканда уртанчы сыйныф укучылары өчен «Халык бердәм булганда, ил җиңелмәс» дигән тарих сәгате узды.

2. 23ф. Час истории «Страна непобедима, когда един народ» (12 )
1. 23ф. Час истории «Страна непобедима, когда един народ» (12 )

Китапханәче балаларны үткәннәр битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә алып кереп китте.  Халыкның берләшү көче төп рольне уйнаган вакыйгалар искә алынды. Чарада катнашучылар, гаҗәеп батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, туган җирне басып алучылардан яклауга баскан халык ополчениеләре турында белде. Укучылар нәкъ менә халыклар бердәмлеге җиңүнең һәм дәүләтчелекне саклап калуның нигезе булган тарих мизгелләренә төшенде.

Чара барышында укучылар, бердәмлекнең уртак максат кына түгел, ә үзара хөрмәт, ярдәм итү һәм бер-береңне тыңларга әзер булу икәнлеген ассызыклап, үз уй-фикерләре белән актив уртакклашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: