«Сталинград – 200 көнлек тарих һәм чыдамлык»: тарих сәгате (18+)

80 ел элек Бөек Ватан сугышының иң төп бәрелешләренең берсе Сталинград сугышы тәмамлана. 2 февраль көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен «Сталинград – 200 көнлек тарих һәм чыдамлык» дигән тарих сәгате уздырды. 

сталинград
1
2

«Сталинградның кайнар кары» слайд-презентациясе ярдәмендә китапханәче Сталинград каласын саклаучылар, шул исәптән әлеге көрәштә катнашкан татарстанлы якташларыбыз турында сөйләде. Шулай ук Сталинград сугышы хроникасы кадрлары һәм «Сталинград сугышы – Бөек Җиңү хроникасы» документаль фильмы күрсәтелде. Чара барышында О. Берггольц, С Викулов һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләре укылды, Сталинград турында җырлардан өзекләр тыңланды. Дан сәгате безгә шул еракта калган дәһшәтле вакыйгалар һәм күп югалтулар бәрабәренә ирешкән Җиңүне яулаган кешеләр турында хәтерне сакларга кирәклеген искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: