«Бресттан Берлинга кадәр» тарих сәгате (0+)

Һәр дата, һәр шәһәр, һәр сугыш – ул илебезне дошманнан азат итүнең нинди бәягә төшүе турында искә төшерү. Җиңүнең 80 еллыгы – ул геройларны искә алу өчен бер сәбәп кенә түгел, ә тарих дәресләрен аңлау мөмкинлеге дә. Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына 11 март көнне 16 нчы санлы китапханәдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Бресттан Берлинга кадәр» дигән тарих сәгате узды. Тарих сәгате балаларны Бөек Ватан сугышының әһәмияте бәрелешләре: Мәскәү янында сугыш, Ленинград блокадасы, Сталинград сугышы, Прохоровка янында танклар бәрелеше, Берлин өчен сугыш вакыйгалары белән таныштырды. Очрашу презентация белән үрелеп барды, ул Брест кирмәнен саклаучылар, иң кечкенә солдат – полк улы Сережа Алёшков, 28 герой панфиловчы, блокададагы Ленинград кызы – Таня Савичева, Берлинның Трептов-паркындагы азат итүче совет солдатына һәйкәл турында сөйләде. Шулай ук балалар язучы Сергей Алексеевның «Великие битвы Великой Отечественной» сериясеннән китаплары белән танышты, һәм бу сериядәге китаплардан «Подвиг у Дубосекова», «Бронзой поднялся в небо», «Черный день», «Знаменитый дом» хикәяләрен укыганны тыңлады. Чара азагында нәни кунаклар бергәләп танылган «День Победы» җырын башкарды.

20250311_095931
20250311_100255
20250311_100554
20250311_100921
20250311_101223

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: