«Октябрь инкыйлабы: фактлар, уйланулар» (12+)

7 нче ноябрь  көнне «Таң» яшүсмер-яшьләр клубында китапханә хезмәткәрләре «Октябрь инкыйлабы: фактлар, уйланулар» дигән тарих сәгате үткәрделәр. Балалар Октябрь инкыйлабына багышланган китаплар белән таныштылар, инкыйлабның килеп чыгу сәбәпләре, аның нәтиҗәләре турында мәгълүмат алдылар. Бөек Октябрьнең 100-еллыгына  багышланган викторина сорауларына  төгәл җавап бирүләре катнашучыларның бу вакыйгалар белән кызыксынуларын күрсәтте. Инкыйлаб елларына багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгыравы да яшьләр күңеленә хуш килде.

Поделиться: