«Россия кояшы астында халыклар бердәм» тарих сәгате (12+)

1 ноябрь көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Халыклар бердәмлеге көненә һәм халыклар арасында дуслыкка багышланган «Россия кояшы астында халыклар бердәм» дигән тарих сәгате узды. Презентация ярдәмендә китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, 1612 ел вакыйгалары, Болганчык еллар, Дмитрий Пожарский һәм Козьма Минин җитәкчелегендәге халык гаскәренең поляк-литва интервентларыннан башкаланы азат итүгә ирешүе турында сөйләде. Укучылар, «Үзеңне тикшер» викторинасы сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен тикшерде, бөек борынгы бабаларының батырлыкларын искә төшерде. Чара азагында балалар тематик күргәзмә белән танышты, анда әлеге темага әдәбият тәкъдим ителде. Без тарих дәресләрен онытмаска тиешбез: Россия бердәм булганда гына көчле. 

Поделиться: