«Халык сине «Бөек» дип атады»: тарих сәгате (6+)

28 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен күренекле хәрби һәм сәясәт эшлеклесе Александр Невскийның 800 еллыгына багышланган тарих сәгате үтте.  

Китапханәче Александрның балачагы, аның сугыш эшенә тәрбияләнүе һәм укуы, аның белән бәйле тарихи вакыйгалар – Нева сугышы, Чудское күлендәге Боз өсте сугышы турында сөйләде. Балалар Россия империясе һәм хәзерге Россия Федерациясенең бүләкләр системасындагы бердәнбер бүләк булган Александр Невский ордены турында белде. Алар С. М. Эйзенштейнның «Александр Невский» фильмыннан өзекне карады, «Ышанасызмы? Юкмы?» викторинасында катнашты. «Канатлы сүзне җый» уенында бөек полководецның танылган әйткән сүзләрен җыйды.  
Чара «Александр Невскийның тормышы һәм батырлыклары» дигән электрон квест-уенын узу белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: