«Үткән елларның тере хәтере» тарих сәгате (6+)

18 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе укучылар өчен  «Үткән елларның тере хәтере» дигән тарих сәгате уздырды.

8ф
(1)IMG_4953
(2)20250214_122602
Очрашуда китапханәче тыңлаучыларына, «Сугыш балалар күзлегеннән» дигән сугыш темасына китапларга күзәтү тәкъдим итеп, Ватанны саклаучыларның героик батырлыклары турында сөйләде. Катнашучылар В. П. Катаевның «Сын полка», В. В. Голявкинның «Рисунки на асфальте», О. А. Алексеевның «Горячие гильзы», Л. Ф. Воронкованың «Девочка из города» әсәрләре белән танышты. Балалар бик мавыгып Бөек Ватан сугышы вакытында яшьтәшләренең батырлыклары турында өзекләрне тыңлады, совет халкының Җиңүгә кадәр үткән озын юлы, 1418 көнлек ачы газаплар һәм хәсрәт, фронтта һәм тылдагы массакүләм геройлык турында искә төшерде. 
Чара азагында, дөньяны фашистлардан азат итеп һәлак булганнар истәлеге һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы буларак, барлык катнашучыларга Георгий тасмалары тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: