«Минин һәм Пожарский – Ватанның фидакарь уллары» тарих сәгате (12+)

24 октябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Минин һәм Пожарский – Ватанның фидакарь уллары» дигән тарих сәгате уздырды. Халыклар бердәмлеге көне – 612 елгы вакыйгалар истәлегенә багышланган Россия дәүләте тарихы көне. Презентация ярдәмендә китапханәче өлкән сыйныфлыларга купец Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарскийлар җитәкчелегендәге халык ополчениесе, аларның Мәскәүне поляк-литва басып алучыларыннан азат итүе турында сөйләде. Тарихи викторина сорауларына җавап биреп, катнашучылар герой Иван Сусанинны һәм бөек ата-бабаларның сугышчан батырлыклары турында искә төшерде. Чара азагында шул чор вакыйгалары тарихы сакланучы китаплар белән таныштылар.

Поделиться: