«Ленинград. Блокада. Батырлык» дигән тарих сәгате (12+)

1944 елның 27 гыйнварында Бөек Ватан сугышы барышында иң озакка сузылган көрәшкә чик куела. Ленинград – дөнья тарихында 900гә якын көнлек камалышны җиңеп чыгуга ирешкән бердәнбер шәһәр. 26, 27, 29 гыйнвар көннәрендә өлкән сыйныфлылар өчен 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре, Ленинград блокадасын тулысынча өзүнең 80 еллыгы уңаеннан, «Ленинград. Блокада. Батырлык» дигән тарих сәгате уздырды.

тухляк ленинград
IMG-20240127-WA0014
IMG-20240129-WA0026
IMG-20240129-WA0081
1706701107316

Тарих сәгате вакытында балалар оборона чикләре төзелеше, халык кораллы көчләре, артиллерия һөҗүме һәм бомбага тотулар, азык-төлек карточкалары, мияулаучылар дивизиясе, Тормыш юлы турында мәгълүмат алды. Китапханәче сөйләгәннәрдән укучылар буржуйканың нәрсә икәнлеген, метроном тавышының ни өчен кирәклеген, блокада икмәгенең нәрсәдән торуын, һәм блокадалы шәһәрнең мәдәни тормышы турында белде. Шулай ук катнашучылар игътибарына блокадалы Ленинград, радиода «блокадалы Ленинградның алиһәсе» – Ольга Берггольцның чыгыш ясавы турында сугыш хроникасы кадрлары тәкъдим ителде. Укучылар Ленинградны саклап көрәшкән геройлар һәм блокадалы каланың истәлекле урыннары белән танышты. Чара азагында яшьләр Д.Д.Шостаковичның «Җиденче (Ленинград) симфониясе»ннән өзекне тыңлады һәм «Ленинград – батырлык һәм ныклык символы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: