«Кырым: зур илнең кечкенә ярымутравы» тарих сәгате (12+)

18 мартта Кырымның Россия белән кушылуы көне уңаеннан 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Кырым: зур илнең кечкенә ярымутравы» дигән тарих сәгате уздырды.
Чара барышында яшьләр кара диңгез ярлары «энҗесе»нең уникаль тарихы белән танышты. Китапханәче яшүсмерләргә Бөек Ватан сугышы елларында ярымутрау халкының героик үткәне һәм Кырымның бөек рус язучылары һәм рәссамнары язмышында нинди роль уйнавы турында сөйләде. 
Чара азагында балалар, «Кырым калейдоскобы» интеллектуаль уены сорауларына җавап биреп, Кырым мәдәнияте һәм тарихи фактлар буенча үз белемнәрен сынап карый алды.

Поделиться: