«Яшь Россия даһи Петр белән ныгыды…»: тарих сәгате (12+)

20 апрель көнне 5 нче санлы китапханәдә Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары өчен «Яшь Россия даһи Петр белән ныгыды…» дигән тарих сәгате үтте. 2022 елда илебез Петр I нең тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә.

Когда России ..
IMG_0958
IMG_0950

Укучылар күренекле дәүләт эшлеклесе, реформачы Петр I нең легендар шәхесе белән танышты. Алып баручы китапханә фондыннан алынган, Россиягә зур үзгәрешләр керткән Бөек Петр, аның шәхесе һәм башкарган зур эшләре, таланты һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе, шул заман вакыйгалары фонында казанышлары һәм уңышсызлыклары турында бәян итүче китапларга күзәтү уздырды. Петр Беренче җитәкчелегендәге рус гаскәрләре арасында Төньяк сугышы вакыйгаларын А.С.Пушкин үзенең поэмасында бик яхшы итеп тасвирлаган. Китапханәче балалар өчен «Полтава» поэмасыннан өзекне укыды. Мультимедиалы проектны карап, укучылар Петр Алексеевичның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында кызыклы фактлар белән танышты. Яшь буын күпкырлы эшчәнлеге белән Россияне бөек державага әверелдергән Петр I шәхесенә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре кичерә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: