«Чаллының фронт юллары» тарих сәгате (6+)

Җиңү көне якынлашканда 16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Чаллының фронт юллары» дигән тарих сәгате үткәрде. Бөек Ватан сугышы елларында бөтен ил халкы кебек үк чаллылылар Ватан сагына басты – берәүләр фронтларда кулларына корал белән, икенчеләре – тылда, станоклар алдында, урман әзерләүдә, госпитальләрдә. Очрашу барышында балалар сугыш елларында Яр Чаллы һәм Чаллы районы фронтка тыл ярдәме күрсәтүнең мөһим үзәгенә әйләнүе турында белде, шәһәребезнең Җиңү паркында урнашкан «Геройлар аллеясы», герой якташларның батырлыклары белән танышты. 

20260506_143533 — копия
20260506_145757 — копия
20260506_150509 — копия
20260506_150611 — копия

Советлар Союзы Маршалы И.С. Конев безнең нык, батыр сугышчылар турында яхшы итеп: «Татарстанлылар дошманга каршы арысландай сугыша» дип әйткән. Шулай ук балалар «Ватан-ана» мемориаль комплексы барлыкка килүнең кызыклы тарихын тыңлады. Кызлар һәм малайлар фронт хатын (өчпочмаклы хат) дөрес итеп төрергә өйрәнде. Алар язган һәр хатта Ватаныбызны саклап көрәшкән сугышчыларга ихлас рәхмәт сүзләре бар иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: