«Бөек илнең лаеклы буыннары – Минин һәм Пожарский» тарих сәгате (12+)

2 ноябрьдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Халыклар бердәмлеге көненә багышланган  «Бөек илнең лаеклы буыннары – Минин һәм Пожарский» дигән тарих сәгате уздырды. 
Чара барышында балалар 1612 елның фаҗигале вакыйгалары, Болганчык елларның башы, Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарскийлар җитәкчелеге астында халык ополчениесенең көчләрне берләштерә һәм Мәскәүне поляк-литва интервентларыннан азат итүгә ирешүе турында белде. Алган мәгълүматларны ныгыту өчен, «Бергә – без көчле» викторинасы үткәрелде. Катнашучылар, аның сорауларына җаавп биреп, бөек ата-бабаларның батырлыкларын искә төшерде. Чара азагында балалар тематик китап күргәзмәсе беән танышты, анда Болганчык елларга һәм халык ополчениесе батырлыгына багышланган әдәбият тәкъдим ителде. 

Поделиться: