«Чернобыль һәлакәте – иң эре атом афәте!»: тарих сәгате (16+)

1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында зур афәт – Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәт килеп чыга. Шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре яшьләр өчен әлеге фаҗигале вакыйгаларга багышланган тарих сәгате уздырды. 

Катнашучылар иң башта атом энергиясен хәрби максатларда гына куллану каралган булуы, ә соңрак галимнәрнең атомны гадәти тормышта куллану буенча беренче проектлар эшли башлавы һәм бу эшләрнең төп юнәлеше электроэнергетика булуы турында белде. 

Балалар шул вакыйгалар елъязмасы, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү вакытында батырлык һәм кыюлык күрсәткән кешеләрнең каһарманлыгы турында мәгълүмат алды. 

Поделиться: