16 нчы санлы китапханә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия Акциясенә кушылды. Әлеге акция кысаларында урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Дошман тылында көрәш» дигән тарих сәгате узды. Тарих сәгате Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары, партизаннар һәм подпольщикларның батырлыгына багышланды. Чара барышында балалар партизаннар һәм аларның сугыш ысуллары, «Ватан сугышы партизанына» медален булдыру, шулай ук әлеге медальне иң беренче булып алган шартлатучылар төркеме командиры Е.И. Осипенко турында мәгълүмат алды. «Митя» һәм «Победители» махсус отрядлары командиры, язучы Д.Н. Медведев, совет разведчигы Н.И. Кузнецов, Бөек Ватан сугышы вакытында Советлар Союзы Герое исемен алган беренче хатын-кыз З.А.Космодемьянская кебек Советлар Союзы Геройлары партизаннары турында тулырак белде. Чарада катнашучылар бик игътибар белән партизан балалар һәм «Яшь гвардия» комсомол оешмасы турында сөйләгәнне тыңлый. Партизан отрядларында сугышкан Таня Губская һәм Володя Казначеев турында видеоязмалар барлык катнашучыларның күңелен тетрәндерде. Тарих сәгате вакытында кызлар һәм малайлар әлеге тема буенча китаплар белән танышты, А.Фадеевның «Молодая гвардия»сеннән, Д.Медведевның «Сильные духом», А.Печерскаяның «Юные герои Великой Отечественной» әсәреннән өзекләрне тыңлады. If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter. |