«Блокада көн артыннан көн»: тарих сәгате (12+)

16 нчы санлы китапханә Россиянең хәрби даны көне – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Блокада турында укыйбыз» IV Бөтенроссия акциясендә катнашты. Быел тагын бер истәлекле вакыйга – 80 ел элек, 1943 елның 18 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә. Шул уңайдан җиденче сыйныфлылар өчен «Блокада көн артыннан көн» дигән тарих сәгате узды.

блокада
20230123_122628
20230123_121357
20230123_101913
20230123_101623

Очрашу барышында балалар шәһәрне саклау өчен корылмалар төзелеше, халык ополчениесе, артиллерия атышлары һәм бомбага тотулар, сату-алу карточкалары, блокаданы өзү омтылышлары, Тормыш юлы һ.б.лар турында белде. Сугыш кинохроникасы кадрлары катнашучыларга камалышта калган Ленинградны күрергә, «блокадалы Ленинград алиһәсе» буларак танылган Ольга Берггольцның радиодан чыгышын тыңларга мөмкинлек бирде. Укучылар шулай ук исемнәре белән Санкт-Петербург урамнары аталган геройлар, Ленинградны саклаучылар турында мәгълүмат алды.

Чара азагында балалар Д.Д.Шостаковичның «Җиденче (Ленинград) симфониясе»ннән өзекне тыңлады, ул беренче тапкыр блокада шәһәрендә 1942 елның 9 августында яңгыраган. Ленинград һәм ленинградлылар рәхимсез блокада айларында, кеше яши алмаслык, куркыныч шартларда чын кешелек сыйфатларын – үзен кызганмыйча башкаларга ярдәм итү, матурлыкка омтылу хисләрен һәм сынмас ихтыяр көчен саклап кала алган. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: