«Сталинградның тиңдәшсез батырлыгы»: тарих сәгате (6+)

7 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен, Сталинградны азат итү буенча тарихи вакыйгалар белән таныштыру һәм шәһәрне саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында күзаллаулар тудыру максатында, «Сталинградның тиңдәшсез батырлыгы» дигән тарих сәгате узды.

подвиг
23Ф.Час истории Беспримерный подвиг Сталинграда (2)
23Ф.Час истории Беспримерный подвиг Сталинграда
23Ф.Час истории Беспримерный подвиг Сталинграда (3)

Бу көнне балаларны «Сталинград яки үлмәс батырлыкның бөеклеге» дигән китап күргәзмәсе көтте. Чара барышында бөек көрәшнең героик көннәрен искә төшерделәр, солдатлар, командирлар батырлыгы турында сөйләштеләр. Әлеге сугыш геройлары Я.Ф.Павлов һәм М.Паникахларның батырлыгына аерым тукталдылар. Сталинград сугышында катнашкан герой якташлар турында мәгълүмат бирелде.

Тарих сәгате Сталинград янындагы бәрелешләр турында фильмнардан өзекләр һәм шул бөек сугышның тарихи һәйкәлләре турында «Мамай курганы. Павлов йорты. «Сталинград сугышы» музей-манзарасы» дигән электрон презентация белән үрелеп барды. Шулай ук сугыш җырлары һәм шигырьләр яңгырады. 

Чара «Сталинград» тарихи викторинасы белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: