«Александр Невский һәм аның батырлыклары» тарих сәгате (6+)

18 апрельдә Россиянең хәрби даны көне билгеләп үтелә, ул безгә ата-бабаларыбызның геройлыгы һәм фидакарьлеге турында искә төшереп тора. Бу көнне кенәз Александр Невскийның рус сугышчылары Чудское күлендә немец рыцарьларын җиңгән. Тарихта – ул 1242 елда булган Боз өсте сугышы. Әлеге сугыш Россия тарихында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе була һәм батырлык, патриотлык символына әйләнә. 

невск
13 Ф. 16.04.25час истории А.Невский 1
13 ф. 16.04.2025 час истории 3
13 ф. 16.04.2025 час истории А Невский 2

Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында очрашу полководец Александр Невскийга багышланды. Балалар бу полководецның бер генә сугышта да җиңелмәве, Нева сугышы һәм Боз өсте сугышы вакытында аның көрәшне алып бару осталыгы турында белде. Аның «Безгә кылыч белән килгәннәр – кылычтан һәлак та булачак. Шуның белән тора һәм торачак Рус җире» дигән гыйбарәсе бар. Полководец турында алган барлык белемнәрен балалар «Александр Невский» плакатында чагылдырды.

Өлкән сыйныфлылар өчен тагын бер чара узды. «А. Невский – Ватанны яклаучы» дигән тарихи досьесы барышында балалар бөек полководецның тормыш юлы белән танышты, аның сугышчан җиңүләре һәм даһи стратегик булуы, Невскийның ничек итеп куркыныч янаганда таркалышып беткән рус җирләрен берләштерә алуы һәм аның дипломатик күнекмәләренең катлаулы вакытларда тынычлык саклап калырга булышуы турында белде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: