«Изге хәтер»: тарих сәгате (0+)

1945 елның 9 мае ерагайганнан-ерагая бара, әмма без хәзер дә бу җиңүнең халкыбызга ни дәрәҗәдә кыйммәткә төшүен, ата-бабаларыбызның ватанны ничек яратуы, аны саклавы һәм яклавын хәтерлибез. Киләчәк буын да бу турыда онытмаска тиеш! Шунлыктан Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында, 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Изге хәтер» дигән тарих сәгате уздырды.

а память….
IMG-20220506-WA0040
IMG-20220506-WA0027
IMG-20220506-WA0035
IMG-20220506-WA0041
IMG-20220506-WA0036
IMG-20220506-WA0030
IMG-20220506-WA0032

Балалар бик игътибар һәм кызыксыну белән китапханәченең Бөек Ватан сугышының әһәмиятле бәрелешләре – Мәскәү янында сугыш, Ленинград блокадасы, Сталинград сугышы, Прохоровка янында танклар көрәше, Берлин өчен сугыш турында сөйләвен тыңлады. Тарих сәгате презентация белән үрелеп барды, ул балаларны сугыш геройлары: Брест кирмәнен саклаган Петр Михайлович Гаврилов, очучы Николай Гастелло, Виктор Талалихин, Алексей Маресьев, Сталинград сугышында катнашкан Яков Павлов белән таныштырды. Малайлар һәм кызлар бик теләп бу геройлар турында матур әдәбият әсәрләреннән өзекләрне тыңлады: С. Смирнов «Подвиг майора», С. Алексеев «Талалихин», В. Воскобойников «900 дней мужества». Шулай ук яшь китап сөючеләр зур дулкынлану белән Берлинның Трептов-паркындагы калкулыкта урнашкан Азат итүче сугышчыга һәйкәл турында видео шигырьне тыңлады һәм аның барлыкка килү тарихын белде. Чара барышында балалар танклар сугышы, сугыш башлану турында игълан итү һәм җиңүне бәйрәм итү, Рейхстагка Җиңү Байрагын кадау турында сугыш кинохроникасы кадрларын карады.
Чара азагында барысы бергә бәйрәм символына әйләнгән «Җиңү Көне» җырын башкарды. Чара тәмамлануга яшь патриотларны Бөек Ватан сугышында катнашкан М.С.Базаровның шәхси архивыннан экспонатлар аеруча кызыксындырды. Алар дулкынланып, медальләрне, рәхмәт хатларын, бүләкләү кәгазьләрен, медальләргә таныклыкларны, фотоларны карады. Еллар узар, күп буыннар алышыныр, әмма йөрәкләрдә ата-бабаларыбызның батырлыгы турында хәтер озак сакланыр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: