«Бер шәһәрнең 900 көне» тарих сәгате (6+)

30 гыйнвар көнне 3 нче санлы китапханәдә «Бер шәһәрнең 900 көне» дигән тарих сәгате үтте. Балалар кечкенә ленинградлыларның блокададагы шәһәрдә ачлык, суыклык, үлем белән көрәшүе турында белде. Сугышның беренче көннәреннән үк өлкәннәргә булышырга тырышалар: фронтка киткән әтиләре урынына станок артына басалар, саклану ныгытмалары төзиләр, ярлыларны карашалар, патрон һәм снарядлар ясау өчен кирәкле металл җыялар.

3ффф
3ф. Час истории «900 дней одного города» (2)
3ф. Час истории «900 дней одного города» (3)
3ф. Час истории «900 дней одного города» (4)
3ф. Час истории «900 дней одного города»
Шулай ук балалар ленинград укучысы Таня Савичева турында тыңлады, ул блокада вакытында тугыз куркыныч юлдан торган көндәлек алып бара: һәр бит якыннарыннан берәрсенең үлеменә багышлана. Блокададагыларга бирелгән икмәк нормасы, ул вакытта ипи карточкаларының нәрсә аңлатуы турында сөйләү балаларга аеруча зур тәэсир ясады. Чара дәвамында сугыш, блокада турында шигырьләр яңгырады. Чарага «900 көн батырлык» дигән тематик күргәзмә әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: