«Бөек сугышның бөек көрәше»: тарихи хәтер сәгате (12+)

Сталинград! Бөтен дөньяны тетрәндергән, немец армиясенең җиңелмәслеге турында мифка нокта куйган шулкадәр массакүләм батырлык җир йөзендә башка булганы юк! Үзенең масштаблары, сугышларның рәхимсезлеге, анда катнашучылар һәм хәрби техника саны буенча аңа тиңнәр булмый, шул чор өчен дөнья тарихындагы барлык бәрелешләрне узып китә.
Сталинград янында немец-фашист басып алучыларын тар-мар итү көненә 80 ел булу уңаеннан, 2 һәм 3 февральдә 16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Бөек сугышның бөек көрәше» дигән тарихи хәтер сәгате уздырды.

xWGaDfIEdhI
xqEtpSq6hcc
jYVDJu-P6nI
GElvXRwpBjE
4x9723CKtfE

Тарихи сәгать вакытында балалар Икенче бөтендөнья сугышындагы иң дәһшәтле бәрелешнең мөһим вакыйгалары белән танышты. «Сталинград оборонасы» документаль фильмнан өзек совет солдатларының көче һәм батырлыгы турында бәян итте. Шулай ук чарада катнашучылар шул бөек сугышның тарихи һәйкәле – Волгоградта урнашкан «Мамай курганы» мемориаль комплексы белән танышты. «Мамай Курганы – Россиянең төп биеклеге» видеоязмасы ярдәмендә комплексы буенча онлайн-экскурсия кыла алды. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 
Җиңелмәс Сталинград каласы язмышы балаларның күңеленә үтеп керде. Алар Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәт итәргә һәм искә алырга кирәклеген аңлады!

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: