«Сәхнә артында – серле дөнья» Сәнгать сәгате (6+)

19 февральдә 11 нче санлы балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Россиядә Театры елы уңаеннан «Сәхнә артында – серле дөнья» исемле сәнгать сәгате узды.

IMG_20190219_085737
IMG_20190219_090200

Алып баручы чараны балаларга «Театрның тылсымлы дөньясы» презентациясен күрсәтүдән башлады. Балалар театр һәм театраль тамашаларның күптөрлелеге хакында мәгълүмат алды. Укучылар театр актерлары булып кешеләр генә түгел, ә курчаклар, хәтта җәнлекләр чыгыш ясый алуы турында белде. Бигрәк тә «Дуров бабай почмагы» – Мәскәү җәнлекләре театры балаларда кызыксыну уятты. Чыннан да, ул дөньяда тиңе булмаган үзенчәлекле йорт. Анда кеше һәм табигать арасында тынычлык һәм дуслык хакимлек итә. Анда әкият һәм чынбарлык янәшә яши. Әлеге искитмәле театр белән танышканнан соң, балалар Владимир Леонидович Дуров кебек кече туганнарыбызны яратырга, кайгыртырга, аларга карата шәфкатьле булырга кирәк дигән нәтиҗә ясады.

Шулай ук курчак театры кечкенә тамашачыларның күңеленә бик хуш килде. Балалар курчакларның төрле материалдан – балчык, тукыма, картон һәм хәтта гади кәгазьдән эшләнгән булуы хакында белде.

Тәкъдим ителгән слайдлы презентация ярдәмендә укучылар театрның үсеш тарихы белән танышты, театр сәнгате жанрларын искә төшерде һәм дөньяның иң танылган театрларына сәяхәт кылды. Барысын да иң кызыксындырганы рус театрының үсеш тарихы булды. Катнашучылар үзләрен артистлар ролендә сынап карый алды, ә тамашачылар аларның иҗатын бәяләде. Мәсәлән, бер үк гыйбарәне төрле интонация белән, шул ук вакытта тамашачы хисләрне аңларлык итеп әйтеп күрсәтү. Шулай ук дидактик тренинг уздырдылар. Анда балалар текст язылган карточкалар буенча чиратлап  тизәйткечләр әйтте. Чара азагында алып баручы викторина уздырды.

Балалар әлеге чарадан быел театрга барырга сүз биреп таралышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: