«Бөек галимнәр – безнең якташлар» кызыклы хәбәрләр сәгате (18+)

2024 ел Татарстанда Фән һәм технологияләр үсеше елы дип игълан ителде. Россиянең һәр төбәге үз уникаль тарихына ия, һәм әлбәттә инде, аның белән бәйле шәхесләргә дә бай. Татар җире дә искәрмә түгел. Ул, кайгыртучан ана сыман, үзенең җылы канаты астында чын-чынлап бөек, горурланырлык бик күп кешеләрне үстергән. 

кео
smart
smart

10 август көнне 1 нче санлы китапханә республикабыз галимнәренә багышланган чара уздырды. Укучылар кызыкл дөнья эченә кереп чумды һәм Д. И. Менделеев, Н. Лобачевский, Р.С. Акчурин, О.А. Кайбышев, Р. Сәгъдиев кебек танылган якташ галимнәребезнең фән һәм техника үсешенә керткән зур өлеше турында белде.  «Россия өчен» китап күргәзмәсе һәм «Республика алар белән горурлана» электрон презентациясе чараны тагын да тулыландырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: