«Рус шигъриятенең кояшы» кызыклы хәбәрләр һәм укулар сәгате (18+)

6 июньдә илебез Россиядә Пушкин көнен һәм бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көнендә бәйрәм ителүче Рус теле көнен билгеләп үтә. Әлеге вакыйга уңаеннан 13 нче санлы китапханәдә өлкән яшьтәгеләр өчен чара оештырылды. 

131
13 ф. 02.06.25 Солнце русской пэзии фото 1
13 ф. 02.06.25 Солнце русской поэзии фото 2
13 ф. 02.06 25 Солнце русской поэзии фото 3

Китапханәче чарага килүчеләрне А.С.Пушкин биографисенең аз билгеле булган битләре белән таныштырды, шагыйрьнең барлык әкиятләре язылган «Болдино» музей-тыюлыгына барганнан алган үз кичерешләре турында сөйләде, катнашучыларга А.С.Пушкин белән бәйлде урыннарда экскурсияләрдән алган кичерешләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирде. Укучылар Пушкин шигырьләренә язылган «Я помню чудное мгновенье», «Зимний вечер» романсларын, һәм танылган артистлар башкаруында шигырьләренең аудиоязмаларын, мәсәлән, Олег Табаков башкаруында «Памятник» шигыре аудиосын тыңлады. Әлеге чараның матурлыгы шагыйрьнең шигырьләрен һәм «Письмо Татьяны к Онегину» («Евгений Онегин» романыннан), «Я памятник  себе воздвиг нерукотворный» һ.б. яраткан әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укуда. Чара шигъри рухта үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: