«Диңгез алыпларына сәяхәт» кызыклы ачышлар сәгате (6+)

26 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә Бөтендөнья диңгез имезүчеләрен яклау көне һәм Бөтендөнья китлар көненә багышланган «Диңгез алыпларына сәяхәт» дигән кызыклы ачышлар сәгате үтте. 

IMG20250226103814
IMG20250226104121
IMG20250226103027
IMG20250226102957
IMG20250226102742

Чара «ЭКО-сәяхәтчеләр» клубы кысаларында узды, анда катнашучылар бу көннең нинди уңайдан оештырылуы, һәм «кит сәнәгатенә мораторий» дигән сүзнең нәрсә аңлатуы турында белде. Җир йөзендәге иң зур имезүчеләр турында видеороликны карап, балалар китлар турында үз белемнәрен тулыландырды һәм тагын бер кат аларның никадәр искиткеч булуына һәм диңгез эко-системасына нинди файда китерүләренә инанды. «Гаҗәеп җан ияләре» дигән электрон презентация сорауларына җавап биреп, укучылар китлар отрядына тагын нинди хайваннар керүен искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: