«Көзнең төсле китабы» кызыклы ачышлар сәгате (6+)

Көз – безгә төрле төсләр, тәмле сюрпризлар, онытылмас мизгелләр бүләк итүче бик күркәм чор. Россиядә көз һәрвакыт язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар җырлаган гүзәллек ул. Анда алтынга төренгән рус табигатенең кабатланмас матурлыкларын күрәләр. 
16 октябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре яшь укучылар белән бергә көзнең нинди икәлеген – шатлыклы, уңышка бай һәм вак яңгыр тамчылары белән моңсурак та булуын искә төшерде. 

прлспрб
вместе с мамой
вот для белочки орешек
мой рисунок лучше всех
мы листочки соберем
осенние деревья

Чара барышында күренекле язучыларның шигырьләре яңгырады: Сергей Есенинның «Нивы сжаты, рощи голы», Александр Пушкинның «Уж небо осенью дышало», Федор Тютчевның «Есть в осени первоначальной» һ.б.
Чара азагында китапханәче Николай Грибачевның «Рыжие листья» әкиятен укыды, аның аша урман җәнлекләре турында бик күп яңа нәрсәләр белделәр: ни өчен аларның күбесе көзен кышкы йокыга әзерләнә һәм нилектән төлке урманда төрле төсле яфракларны күргәч куанды һ.б. 
Балалар ата-аналары белән бергә викторина, бәйге, уеннарда катнашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: