«Синең дустың – компьютер» мәгълүмати дәресе (6+)
4
Февраль 2022
Җомга
4 нче февраль көнне 12 нче санлы китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Синең дустың – компьютер» дип исемләнгән мәгълүмати дәрес узды. Чара куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында узды. Чара барышында китапханәчеләр мәктәп укучыларына Интернетның бик файдалы әйбер икәнен, әмма анда куркыныч контент белән очрашу куркынычы булуын, интернетта утыруның сәламәтлеккә зыян салу мөмкинлеге турында кисәттеләр. Чара онлайн-киңлектә булган хәвеф-хәтәрләр һәм янаулар турында һәм аларны ничек булдырмаска кирәклеге турында социаль видеоролик карау белән тәмамланды. |