«Куркынычсызлыкта булу өчен белергә» мәгълүмат сәгате (12+)

3 сентябрьдә 23 нче санлы китапханә 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Куркынычсызлыкта булу өчен белергә» дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

1. 23ф. Час информации Знать чтобы быть в безопасности (12 )
2. 23ф. Час информации Знать чтобы быть в безопасности (12 )
3. 23ф. Час информации Знать чтобы быть в безопасности (12 )
Һәр кешенең гомере бәһасез. Яшәү һәм шәхси куркынычсызлык – шәхеснең мөһим хокуклары. Куркынычсызлык күпвакыт үз-үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата җаваплы мөнәсәбәткә бәйле. Мәктәптә, өйдә, урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү безнең тормышның мөһим бер өлеше булырга тиеш. 
Китапханәче әлеге теманың әһәмиятен ассызыклады, балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның мөмкин булган нәтиҗәләре турында сөйләде. Һәр бала үзенең балалар куркынычсызлыгын ничек аңлавы турында үз карашын белдерде. 
Уен формасында балалар биремнәрне актив үтәде, «Юл хәрәкәте буенча блиц-сораштыру» викторинасы сорауларына җавап бирде, һәм шулай ук укучылар  «Красная шапочка»,А. С. Пушкинның «Сказка о мёртвой царевне и семи богатырях», «Колобок» әсәрләреннән тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен бозучы геройларны искә төшерде.
Китапханәче балаларга куркынычсызлык турында китапларны күрсәтте — хәзер һәркем тагын да күбрәк белә алачак.  
Чара укучылар арасында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм куркыныч хәлләрдә нишләргә икәнлеге турында белемнәр дәрәҗәсен уңышлы күтәрде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: